Bride 20and 20parents 20%281%29

Туй йолалары. Ишек бавы җырлары

ТУЙ ЙОЛАЛАРЫ. ИШЕК БАВЫ ҖЫРЛАРЫ

Кияү кеше кыз янына үзенең дуслары белән никах укылган көндә, кояш баегач, пар атта да килә торган булган. Кәләш янына келәткә яки ак өйгә үтү өчен, кияүдән ишек хакын түләве таләп ителгән.


Ишек бавы бер алтын,
Безнең туган мең алтын;
Ашыкма, кияү, керерсең,
Җырлап алыйк бер тын.

Пар ат белән чабар идек,
Сезнең урамыгыз тар;
Акча кызганмагыз, кияү,
Безнең хур кызыбыз бар.

Бирсәң бир син, күп безгә,
Без риза түгел азга;
Илле сум да әрәм түгел
Син ала торган кызга.



Җырларның өслүбе кызның матурлыгын, дәрәҗәсен мактаулы юлларның бер-бер артлы тезелеп, эзлеклелеккә нигезләнә.

Кияү егетләре җырлары-типсәүләр, Ишек бавы җырлары кебек үк, кияү белән кыз кавыштырган вакытта башкарылганнар. Себер якларында алар кияүне кыз янына озата барганда, Пенза һәм Әстерхан төбәкләрендә исә кыз белән егет ак келәттә чыганда җырланганнар. Шуңа бәйле рәвештә эчтәлекләрендә да азма-күпме аерма күзәтелә: йә кияүнең килүенә бәйләнешле йола-горефләр телгә алына, теләкләр дә, гадәттә, кияү юлда чакта әйтелә, йә келәттәге яшьләргә төбәп җырланучы шаян такмазалар килә.

Кияү егетләре, әйдә,
Мылтыкларын аттырсын,
Ходай сезнең мәхәббәтне
Көннән-көнгә арттырсың,

Келәтеннәң башкынасын
Такта белән япканнар;
Ни гаебең тапканнар,
Кыз янына япканнар?



М.Бакиров Татар фольклоры хезмәте буенча

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз