КАРГА БОТКАСЫ

Язны каршылауга бәйләнешле традицион йола «Зәрә боткасы» яки «Карга боткасы»



Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Онытылмасын бу бәйрәм.
Буыннарда буыннарга
Килгән шулай бу бәйрәм.


Балалар фольклорында сакланып калган бу йолаларның  элек җитдирәк характерда булуы, муллык һәм елның җиңел килүен теләп корбан ашы пешерүгә барып бәйләнүе һәм бөтен авыл белән җыелып үткәрелгәнлеге бәхәссез.
Икенче йоланың хәтта карга культыннан калган булуы да бик ихтимал. Чөнки борынгылар кар астыннан кара җирәрнең ачылуын каргалар килүенә, кара төстәге кош-иягә бәйләп караганнар булса кирәк. Татарларда, мәсәлән, “карганы үтерсәң, чәчең коелыр, башың таз булыр” дигән борынгы ышану да сакланып калган. Шуңа күрә дә йолада катнашучылар, ботка пешереп, “яз алып килүче” кошның күңелен табарга тырышканнар, үзләре ашап туйгач, калган ботканы, каргаларга дип, кардан ачылган җирләргә сибеп калдырганнар. Карганың кара җиргә бәйләп каралучы кайбер йола такмазаларыннан да сизелеп тора:

Каргага кара кирәк
Безләргә ак май кирәк
Түтекәй, бир күкәй,
Ярма булса да ярый.



Йолалар безгә балаларның  уен-йола тамазлары рәвешендә генә килеп җиткәннәр. Әмма алар составында муллык телләү эзләрен абайлау кыен түгел (бу уңайдан йомырканың борынгы ышануларңда муллык-байлык символы булуын искәртергә кирәк).


Карга әйтә: кар, кар
Туем җитте, бар, бар,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны алып бар.
Бар, бар, бар!



Балалар бәйрәмгә азык-төлек җыеп йөриләр. Капкаларны кага-кага такмак әйтәләр:



Өйдәме, түтәй?
Җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Оның булса, он  чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бө дөньяда бик сирәк.


Балалар җырлыйлар:


Кыш бик озын кунак булды,
Китсен ул, китсен.
Сулар аксын, кошлар кайтсын,
Тизрәк яз җитсен!
Тизрәк яз җитсен!




М.Х.Бакиров Татар фольклоры  2008
Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Самига Саубанова. 1999

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз