КОСАН ХАЛКЫ ҺӘМ АҢА ТАТАР ИСЕМЕН БИРҮНЕҢ ТӨП ЗЫЯНЫ

КОСАН ХАЛКЫ ҺӘМ  АҢА
ТАТАР  ИСЕМЕН  БИРҮНЕҢ ТӨП ЗЫЯНЫ
Хәзер татар  дип атала торган халык электән  аерым  халык дип саналган өч төрле этностан оешкан: косаннардан, мишәрләрдән һәм себер төркиләреннән. Косаннар - борынгы Казан  ханлыгын төзегән халык. Мишәрләр – Казан ханлыгы эчендә һәм аның  тышында, ләкин янәшәсендә яшәгән, Рус дәүләтенә буйсынып, косаннарның дәүләтен Рус дәүләтенә буйсындырырга тырышып яшәгән халык. Мишәрләр борынгы  Идел Болгары дәүләтенең төп халкы, ягъни  Идел Болгары халкы буларак яшәгәннәр.
Казан ханлыгы Рус дәүләте составында калгач,  мишәрләр әкренләп косаннар белән якыная башлаганнар, ләкин тел аерымлыгы  барыбер сакланган.: Косаннарда -  кыпчак, мишәрләрдә угыз үзенчәлекләре  өстенлек алган.   Һәр кешегә ачык күренеп торган  үзенчәлек шунда:  косан халкы  каты КЪ – ГЪ авазларын иркен кулланып сөйләшә, мишәрләр бу авзларны гомумән кулланмыйлар.
Идел татарлары себер төркиләре телен үз телләренең бер диалекты итеп саныйлар, чөнки себер төркиләре дә, идел төркиләре кебек үк руслардан татар этнонимын кабул иткәннәр.
Ләкин себер татарлары үзләре үз телләрен идел татарларының диалекты  итеп күрсәтүгә каршы киләләр, үз телләрен диалект итеп түгел, аерым мөстәкыйль тел дип таныйлар,  аның  фонетик, лексик, грамматик системасын ачып бирерлек хезмәтләр булдырырга тырышалар, ләкин  идел  татар теленең  андый хезмәтләре  бар бит инде дигән сылтау белән, себер төркиләрен бу әһәмиятле эшне башкарудан тыеп торалар.
Татар  теленең төп диалекты урта диалект дип атала. Ул Казан ханлыгы чоры теле.  Бу тел һәм аны йөрткән халык бик борынгыдан ук рус елъязмаларында кусян теле һәм кусян халкы дип йөртелә. Бу сүзне татар  тарихчылары һәм тел галимнәре төрлечә аңлатырга, төрле сүзләргә охшатырга тырышканнар, ләкин дөрес нәтиҗәгә килә алмаганнар.
1998 елда мин “Казань” журналында  “Казан кем тарафыннан салынган?”  (Кем основана Казань?) дигән мәкалә чыгардым (№ 5-6,107 – 111 б.). Бу мәкаләдә  мин кусян сүзенең этимологиясен түбәндәгечә аңлатам: ку – искереп агарган әйбер, сян – төркичә сөн (һөн/хун) этнонимының русча әйтелеше генә. Тулы тәрҗемәсе: ак йөле хуннар яки иске хуннар/гуннар була.
Рус елъязмаларында да кусян сүзе халык исеме буларак, ягъни  этноним буларак кулланыла. Бер үк вакытта ул кусяннар яшәгән авылны-шәһәрне дә атый, дәүләт исеменә кадәр  үсә: Косан (Казан) ханлыгы.
Хәзер без  кусяннарга/косаннарга татар исеменең керү тарихына күз  салыйк.
XIX гасырның беренче яртысында Рус хөкүмәте Россия Фәннәр Академиясен гөзү эшенә керешә, моның өчен Европадан галимнәр чакыра. Европадан килгән галимнәр евроцентристик юнәлештә тәрбияләнгән кешедәр булганнар, ягъни алар бары  һинд-европа  халыклары гына җир өсте кешеләре була алалар, калган барлык халыклар үлеп җир астына күмелгәннәрнең терелүеннән туган кешеләр, ягъни тартарлар, булганнар дигән фикердә торалар.  Алар Россиядәге халыкларны да тартар дип атыйлар. Руслар үзләре монгол-татарлардан татар сүзен өйрәнеп калган булалар. Тартар сүзен ишеткәч, аны татар дип уйлап, рустан башка  халыкларның барысын да татар дип йөртә башлыйлар. Соңрак бу исем барлык төркиләргә карата әйтелә башлый. Төркиләр бу исемгә хәтта бераз күнегәләр дә, ләкин соңрак Европа халыкларының татар сүзен тартар дип әйтеп көлүләрен, мыскыл итүләрен күреп, төркиләр татар исеменнән баш тарталар, үзләренең элекке милли исемнәрен кайтаралар. Бары идел төркиләре һәм себер төркиләре генә татар исемен ташламыйлар. Идел төркиләре, ягъни косаннар арасында татар исемен  яклаучылар да мәйданга килә.  Галимҗан Ибраһимов,  халкыбызны аныңча дөньяда иң көчле монгол-татарлар калдыгы дип күрсәтү өчен, аны татар дип атарга өнди.   Ул һәм аның фикердәшләре халкыбызда татар атамасын   урнаштыру һәм саклау халкыбызны  дөньяда иң көчле саналган татар-монголдан аермау  чарасы  булачак дип аңлату эше алып бардылар. Менә шулар нәтиҗәсендә Идел буе төркиләренә үзатама булып татар этнонимы кереп  урнашты. Революциядән соң республикаларны төзү чорында В.И.Ленин янына да Г.Ибраһимов барып йөрде һәм үзәге Казан булачак республиканы Татарстан дип атарга тәкъдим итте.
Татар дигән этнонимга һәм татар дигән халыкка рус кешесенең карашы  аның молнгол-татарга карашы белән бер үк, ягъни тискәре. Шуңа күрә  республикалар төзү барышында, аның җир күләмен билгеләгәндә, рус җитәкчеләре Татарстанның территориясен  ясалма рәвештә киметтеләр, шуның хисабына Башкртстан территориясен арттырып билгеләделәр. Нәтиҗәдә Татарстан территориясе мәйданы  68 мең квадрат/километр, ә Башкортстан территориясенең мәйданы  143,6 мең квадрат/километрга тигез итеп ясалды.Татар дип аталган халык  яшәгән бик күп регионнар Башкортстан эчендә урын алдылар.   Менә бу күрсәткеч Идел буе төркиләренә татар исемен беркетүнең гомергә дә төзәтелмәслек иң зур зыяны дип бәяләнергә тиеш.

Мирфатых Зәкиев
Татарстан Фәннәр Акадимиясенең
Галимҗан Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
баш гыйлми хезмәткәре. Казан, Россия.

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз