Туй йолалары. Кыз елату җырлары

Туй йолалары. Кыз елату җырлары – сыктаулар




Туйның үзенә караучы йола поэзиясен ачып җибәрә торган жанр  - кыз елату җырлары – сыктаулар. Кыз елату йоласы төрле тәбәкләрдә төрлечә аталган: кыз чеңләтү, яслату, таң кучат, әтеки әйттерү, һәм күп кенә якларда ул кыз ярәшелгәч, яисә туй буласы көнне үткәрелгән. Галимнәрнең раславынча, кыз елату йоласының һәм җырларының нигезләре борынгы ышануларга барып тоташа. Яшерен көчләрнең ачуын китермәс өчен, кыз туган-үскән өеннән киткәндә уңай эмоцияләрен күрсәтмәскә, ә киресенчә, кайгырып-хәсрәтләнеп китәргә тиеш булган. Югыйсә, бу ия-рухларның киләчәктә кызга яки аның туганнарына бәхетсезлек китерүе, фаҗига-бәла тудыруы мөмкин дип ышанылган. Кыз елату җырларында без хәлнең киресенә ышану белән очрашырабыз.


Мәкальләр

Елап барсаң, җырлап яшәрсең
Елап барсаң, гомерең көлеп узар, көлеп барсаң, гомерең елап узар
Еламасаң ата йортында, кан койдырыр каенана
Үз атаң йортында елап бетермәсәң, биатаң йортында кан-яшь түгәрсең






Туган-үскән өйдән, әти-әнидән елап аерылу ата-бабадан килгән изге йола һәм мәҗбүри шарт дип исәпләнгән.

Ата ла кәккүк баласын
Атма ла, әти, алам дип;
Әтекәем, үзең ятка саттың,
Әйтмә лә инде, балам, дип.




Кияү каршылаганда яки кызны кияү йортына озатырга әзерләгәндә исә, кызның киемнәрен, ягына карап, хатыннар кия яки бәйли торган төрле киемнәргә алмаштырганнар: башыңа тәңкәле якуи укалы сүрәкә, я булмаса мөгезлек калфак кидергәннәр, түгәрәк яулык яки тастар бәйләткәннәр, шәл-яулык яки бөркәнчек ябындырганнар. Кайбер якларда кыз елату җырлары нәкъ менә шушы кием алмаштыру йоласына туры китереп башкарылган.


М.Бакиров Татар фольклоры хезмәте буенча

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз