Rainbow

Мишәрләр

Мишәрләр татар халкын формалаштыручы зур бер компонент булганнар, татар әдәби теленең, язма әдәби теленең барлыкка килүендә, формалашуында да зур роль уйнаганнар. Еллар, гасырлар үтүгә, төрле чикләүләр, кысуларга карамастан, үзләренең сөйләшен, көнкүреш-гадәтләрен, йолаларын саклап кала алганнар. Алар үзләрен һәрвакыт татар итеп санаганнар, ә туган тел итеп татар телен күрсәткәннәр.
Мишәр диалекты турында сүз йөртсәк, мишәрләрдәге аерымлык, безнеңчә, ул җирле сөйләшкә хас үзенчәлекләр. Без тәкъдим иткән сөйләш фәндә чүпрәле сөйләше дип йөртелә һәм ул татар теленең көнбатыш (яки мишәр) диалектына карый.



Шуның белән бергә, көнбатыш диалектка бик якын торган борынгы кульязмалар да бар. Шуларның берсе – Коман мәҗмугасы. Аны ХIХ гасыр азагында – ХХ башында яшәп хезмәт иткән галим В.В.Радлов ныклап өйрәнгән. Автор куман (кыпчак) теленең Идел буе, бигрәк тә мишәр сөйләшенә якын булуын кабат-кабат ассызыклап күрсәтә.
Безнең заманда Коман мәҗмугасы турындагы В.В.Радловның фикерләрен галимә Л.Т.Мәхмүтова да үзенең берничә хезмәтендә күәтләп чыкты.


“Мишәр” дигән этноним татар халкын формалаштыруда актив катнашкан иң эре бер компонентнң атамасы санала. Ул төрле халыкларда, төрле диалектларда төрлечә әйтелә һәм төрлечә языла: мишер, мижер, мещера, мещеряк, можар, маҗар, маджар,  мадьяр,  мажгар, мачар, бачар, мочар, бечер, бесер һ.б. Күренекле татар галиме М.З. Зәкиев фикеренчә,  мишәр этнонимы ике өлештән тора: мишэ-эр(бешә, мешә, мишә – урман; ар, әр, ур, ир – кеше), ул “урман кешеләре” дигәнне аңлата.

Шунысы кызыклы, бу этнонимның “мишәр” һәм “мадьяр”  вариантлары соңга таба икесе ике төрле этник  группаның атамасы буларак кулланыла башлаган. Билгеле булганча, “мишәр” төрки телләр гаиләсенә караган татар халкының иң эре этник төркеменең берсе. Ә менә “мадьяр” атамасын фин-угор гиләсендәге венгрларның атамасы булып киткән. Димәк, мишәрләр венгр халкының формалашуында катнашканнар. Алар фин-угор телле массалар арасында  ассимиляцяләнгәннәр, ләкин “мадьяр” формасында  шул ук “мишәр” атамасын саклап калганнар. Мишәрләрнең бер өлеше  Идел буе болгарлары, башкорт, рус, мордва чувашларныдң составына кергән. Төньяк Кавказда алар “нугай”, ә Идел буенда, Мещер үзәнендә «татар» этнонимын кабул иткәннәр. Шулай итеп, мишәрләр өч халык өчен – татарлар, башкортлар, венгрлар өчен уртак төркем булып исәпләнә. Әмма мишәрләр татар халкын формалаштыруда иң актив компонент булганнар. Аларның теле  татар милли  әдәби телен  тудруда һәм үстерүдә зур роль уйнаган һәм хәзер дә шулай.


Хәзерге заманда мишәрләрне татар теленең шактый зур бер диалекты вәкилләре буларак беләләр. Алар Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск өлкәләрендә, Татарстан, Мордва, Чуваш һәм Башкортстанда яшиләр. Мишәрләр шулай ук Волгоград, Самара,  Оренбург, Рязань, Саратов, Тамбов өлкәләрендә дә, Урта Азия, Кавказ республикаларында да, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә дә күпләп яшиләр.
Чүпрәле сөйләше әдәби телдән үзенең грамматик, фонетик, лексик үзенчәлекләре белән аерылып тора. Әлеге сөйләшнең фонетик үзенчәлекләреннән берсе гомумтөрки ч авазы урнына ц авазы әйтелү. Ц авазы сүзнең башында да, уртасында да, азагында да күзәтелә. Бу күренеш Коман мәҗмугасында да чагылган. Моннан йөз ел элек яшәгән һәм иҗат иткән Е.А. Малов, С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров һ.б. хезмәтләрендә дә мишәрләрдән бер төркемнең ц-лаштырып сөйләүләре турында әйтелә. Л.Т. Мәхмутованың мәшһүр хезмәтендә ц/ч мәсьәләсе җентекләп тикшерелгән. Ләкин шул ук вакытта чүпрәле сөйләшендә ч-лаштырып сөйләшү очраклары булуын да билгеләп үтми булмый.

Шулай ук –ай-, -әй- һәм башка дифтонгларда й авазының төшүе, җ авазы урнына з авазының тәңгәл килүе, кайбер очракларда җ, һ, г авазларының кыскаруы, билгеле бер төркем сүзләрдә б авазының саңгыраулашуы да әһәмиятле фонетик үзенчәлекләрне тәшкил итәләр.
Морфологик үзенчәлекләрне без исемнәрдә, алмашлыкларда, рәвешләрдә, фигыльләрдә, бәйлекләрдә, кисәкчәләрдә күзәтәбез.
Сөйләшне әдәби телдән аерып тора торган үзенчәлекләр бигрәк тә лексика өлкәсендә күзәтелә. Чүпрәле төбәге кешеләре, башка мишәр диалекты вәкилләре кебек, күрше халыклар, бигрәк тә руслар белән аеруча тыгыз мөнәсәбәттә яшәгәннәр, шуңа күрә дә бу сөйләштә дә рус алынмалары шактый, араларында башка диалектларда булмаганнары да табыла. Алар күбесенчә хезмәт, тормыш-көнкүреш, кием-салым, ризык, кеше сыйфаты һ.б. белән бәйләнешле, шулай ук башка өлкәләрдә дә күзәтелә. Билгеле, алынмалар чүпрәле сөйләшендә берникадәр фонетик үзгәрешләр кичергән. Санап үтелгән үзенчәлекләр, аерымлыклар турында мисалларны без хезмәтебезнең кыскача сүзлек өлешендә һәм мәкальләр бүлегендә бирдек.



Мишәр диалектының, шул исәптән чүпрәле сөйләшенең, башка төрки телләр белән аерым уртак үзенчәлекләре бар. Ул фонетика һәм грамматика өлкәсендә дә, татар телендә кулланылмыйча, башка телләрдә һәм мишәр диалектында гына очрый торган сүзләрдә дә табыла. Бу уртаклыклар бик борынгы чордагы тарихи бергәлек белән аңлатыла. Шунысы әһәмиятле, бу бергәлек гасырлар буе саклана, ныгый килгән.


Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, элек гомумтатар телендә яшәештә булып, ниндидер сәбәпләр белән кулланыштан тешкән сүзләрнең кайберләре көнбатыш диалектта һаман да сакланып киләләр һәм хәзерге сүзлекләрдә диалекталь итеп күрсәтеләләр. Алар арасында язма әдәби әсәрләрдә кулланылып, шуннан яңадан әдәби телгә кайтканнары да бар. Кайбер диалекталь сүзләр, татар әдәби телендә үзләре кулланмасалар да, башка сүзләр ясалуда катнашалар, ягъни аларны без хәзерге татар сүзләренең тамырында табабыз.
Билгеле, төрле сәбәпләр аркасында, мишәр сөйләшләрендәге сүзләрнең азая, җирле сөйләшнең бетә баруы турында да әйтми булмый. Язганыбызча, һәр диалект, һәр сөйләш безнең әби-бабаларыбыздан васыять итеп калдырылган рухи мирас. 

Шуңа да без ул мирасны сакласак иде!

Халкыбызның булган барлык истәлекләрен, мәдәни мирасын саклап калу һәрбер кешенең изге бурычы булырга тиеш.

Гафаров И.А. Мишәрләр. Тарих һәм тел. Казан, 2011

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз