530 d0 a5226 20sanak 20may 202019

Язгы сессия. Санак. Яңа лөгатьлек


29 нче апрельдә, Фәнсар аланында үткәрелгән Cәләт Санак язгы сессиясенең кысаларында Оксфорд Глобаль телләре программасының презентациясе уздырылды. Утызлап сәлкеш тәрҗемә чарасында катнаштылар.



Төрле төбәкләрдән-шәһәрләрдән килгән сәлкешләр дус, тату атмосферада яңа Сәләт Лөгатьлеген төзәргә тотындылар.
“Сәләт минем өчен нәрсә?”, дип аталган чарада катнашучылар “Сәләт – минем өчен Бәхет, гаилә, Биләр, кичке чара” кебек җавапларын бирделәр.
Дүрт төркемгә бүленеп, сәклкешләр үз төркемнәрен тәкъдим итеп, тәрҗемә эшенә күчтеләр. Бәхет, Шакмаклы Түгәрәк, Russian People, Щинаношкалар төркемнәре татар телендә язылган сүзләрне инглиз теленә тәрҗемә итәргә булдылар, булдырдылар да!

Казан федераль университетының доценты Гөлшат Сафиуллина Оксфорд татар интерактив сүзлеген турында сөйләп китте.
Сүзлекнең максаты – татар телендәге мәгълүматны цифрлы форматка күчерү, эчтәлекнең цифрлы форматта: веб-сайтларда, электрон кушымталарда һәм күптөрле җайланмаларда һәм хезмәт күрсәтү төрләрендә ачык булуы катнашучыларга нык тәэсир итте.

Сәлкешләр күп кызык һәм төптән уйланган тәрҗемә вариантларын яздылар, алар аерым Ләгөтьлеккә урнаштырылачак, Сез дә укымыйча калмагыз, безнең белән калыгыз!

Сәлкешләргә кайнар Сәлам! Уңышлар Сезгә!
Сагындырасыз, дуслар!

Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз