Сөрән бәйрәме

СӨРӘН БӘЙРӘМЕ

Заманында язга бәйле рәвештә формалашкан тагын бур йола-бәйрәм “Сөрән” дип аталган йола Урта Идел-Кама-Урал төбәгендә яшәүче күп халыкларга таныш булган. Чувашларда “Серен”, мариларда “Сюрем”, удмуртларда “Сурен” дип аталган.



Язны карлышау бәйрәме буларак, ул кар сулары  аккан, ташу киткән чорда  - апрельдә үткәрелгән һәм мал-туарны көтүгә чыгаруга, язгы чәчүгә әзерләнү эшләренә бәйләнгән. Сөрәннең мәгънәсе кышны җиңүче яз хөрмәтенә аваз салу, көр тавыш белән сөрән әйтүгә, муллык һәм уңыш теләп сөрәнчеләрне бүләкләүгә кайтып кала. Сөрән такмазаларын төркем-төркем булып атларга атланып йорттан йортка йөрүче яшүсмер егетләр әйткәннәр. Хуҗалар исә аларны төрлечә кунак иткәннәр, камыр ашлары белән сыйлаганнар, күпчелек очракта йомыркалар биргәннәр.




Сөрән бәйрәме такмазаларының теленә сокланыйк эле:
Алтын гына да ишек. көмеш тупса,
Атлый шына да йөгереп без кердек,
Әюи да бабай - илнең солтанары,
Табыннарыгызны хуп күрдек.
Аслары да йомырка, өсләре май,
Тәбәләрең телең йотарлык,
Кибән-эскертләрегез ишәйсен,
Гомерегездә күрмәгез тарл
ык.



Сөрән бәйрәмендә язны һәм язгы кыр эшләрен сафланып-пакъләнеп каршылаганнар. Моның өчен кешеләр урамда яисә ындырда ягылган зур учактан сикереп чыгарга һәм шул рәвешле гөнаһларыннан, явыз рухлар тәэсиреннән арынырга тиеш булганнар. Җир – кардан, кеше кышкы киемнәреннән арынган кебек, гөнаһлардан ярыну өчен дә яз иң кулай вакыт булып исәпләнгән.
Сөрән йоласының язны кыр эшләре якынлашуга бәйлелеге аның акрынлап Сабантуй йола-бәйрәме белән керешеп китүендә дә күренә булса кирәк.  Пермь татарларында һәм Мамадыш ягында Сабантуйга бүләк җыю җырларын әле хәзер дә сөрән җырлары, сөрән сугу дип йөртәләр.




Ошбу ла йортларның баскычлары –
Барысы да бадьян агачы,
Ошбу ла йортның хуҗалары –
Барысы да былбыл баласы.

Безләр килдек, ай, сезләргә,
Тастымаллар бирдегез безләргә,
Тастымаллар бирдегез, ай, безләргә,
Аллаһ исәнлек бирсен сезләргә.

Җиңгәчәй биргән тастымалның
Җифәкләре бардыр биш мыскал,
Җифәкләре аның, ай, биш мыскал,
Укалары бурдыр ун мыскал


М.Х.Бакиров Татар фольклоры хезмәте буенча


Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз