Татар этногенезы

БОРЫНГЫ ТӨРЕК ХАЛКЫ ЭТНОГЕНЕЗЫ

       Бу очракта “Борынгы төрек халкы” дигән этноним элекке “Борынгы төрки халык” термины урынына  кулланылды, чөнки  төрки формасы төрек исеменнән ясалган сыйфат ул. Сыйфатны исем урынында куллану дөрес булмас дип уйланылды.“Борынгы төрек халкы” этнонимы  белән без төрекләрнең бердәм халык булып яшәгән чорын, ягъни күп төрле төрек халыкларына аерылмаган чорын атыйбыз.
Евроцентристлар менә шул бердәм төрекләрнең барлыкка килү вакытын   б.э. III гасырына караталар. Аларча, беренче төрекләр б.э. III- гасырында  европалыларның җиргә күмелгән  үле гәүдәләренә җан керү нәтиҗәсендә терелгәннәр, җир астында тартар буларак җәмгыять төзеп, аерым халык буларак җир өстенә чыкканнар. Менә шушы евроцентристик карашка нигезләнеп иске тюркология фәне туган һәм бу фән дә төрекләрнең тууын б.э.  III гасырына кайтарып калдыра.
       Мин үземнең хезмәтләремдә төрекләр  моннан  20 – 30 мең ел элек  яшәгәннәр инде дигән фикергә килдем. Бу караш түбәндәге фактлар белән расланды. Америкадагы испан телле галимнәр  Америка индейцләре теленддә төрек сүзләре күп  дип исбатладылар. Мәсәлән, 1638 елда Джон Джосселин Америка индейцләре телендә төрек сүзләре бар дип хәбәр итә. XIX  гасырда Отто Рериг Төньяк  Америкадагы сиу телендә төрек теле сүзләренә якын сүзләрне санап күрсәтә:  tang - таң, tangi - таный,  ate – ата, әти,  ina – инә, әни, ekta – якта [Каримуллин А. .1976, 136 – 141 б.]. Америка индейцләре  телендә, төрек телләрендәге кебек үк, Й һәм  Җ авазлары бик ешь чиратлашалар,  юклык кушымчасы да  гөрек юклык кушымчасына охшаган. [ Ланда Д. ,1955, 19, 77, 79].  Майя телендә дә,  төрек телендә дә йәш сүзе яшь  кешегә карата да, яшел сүзе эчендә дә килә  [Шунда ук, 19 бит].
Билгеле инде, Америка  индейцләре һәм төрек телләре арасында мондый охшашлыклар бик күп. Моны Америка индейцләре дә бик яхшы беләләр. Шуңа күрә алар Төркиядә дүрт  елга бер була торган “Бөтендөнья төрекләре конгресында да, “без төрекләр” дип катнашалар.
        Америка индейцләре теленә төрек теле кайчан һәм ничек тәэсир иткән соң дигән сорау туа, чөнки бу ике халык бер генә чакта да янәшә яшәмәгәннәр бит. Төптән уйласаң, шундый нәтиҗәгә киләсең:  булачак индейцләр теленә төрек теле  индейцләр әле Америка материгына  күчкәнче үк бик нык тәэсир иткән. Димәк,  булачак индейцләр Америка материгына күчкәнче үк  төрекләр дөньяда яшәгәннәр. Рус академигы А.Окладниковның тикшеренүләре күрсәткәнчә, Америка материгына күченү 20-30 мең еллар элек булган. [Окладников А.,1975, 33 б.]. Әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә чыга: төрекләр, евроцентристлар уйлаганча,  б.э. III гасырында  гына  тумаганнар, алар 20 – 30 мең еллар элек яшәгәннәр икән инде.


Мирфатых Зәкиев
Татарстан Фәннәр Акадимиясенең
Галимҗан Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
баш гыйлми хезмәткәре. Казан, Россия.

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз