Img4

Таҗетдин Ялчыгол. Җиденче буыны

Таҗетдин Ялчыголның җиденче буыны Яңа Кишеттә яши


Моннан берничә еллар элек “Мәгариф” журналы мәктәп укучылары арасында “Сез Тукайны беләсезме?” исемле конкурс үткәрде һәм анда “Таҗетдин Ялчыгол белән Габдулла Тукай арасында нинди бәйләнеш бар?” дигән сорау бирелгән иде. Бу сорау укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә “каты чикләвек” булып чыкты. Бик күп китаплар актарылды, фәнни әдәбият өйрәнелде, тик бәйләнешне генә табып булмады. Шул вакытта күңелемә  күршебездә яшәүче Таҗетдиновлар  Ялчыгол нәселеннән түгел микән, дигән уй кереп утырды. Һәм ул нәкъ шулай булып чыкты да. Бергә уйнап үскән дусларым шушы затлы нәселнең дәвамчылары булганнар икән. Тик ул елларда үзеңнең мулла нәселеннән икәнлегеңне сөйләп йөрү мөмкин булмаган.
Безнең Арчабызның данын еракларга таратучы дин эшлеклеләребез Габденнасыйр Курсави, Шәмсетдин Кышкари, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси турында күпләребез беләдер. Ә менә туган җире бездән шактый ерак булган әдип Таҗетдин Ялчыголның оныклары Яңа Кишеттә яшәп ятуын авылдашлары да белмидер.

Таҗетдин  якынча 1768 елның октябрендә күренекле рухани Ялчыгол гаиләсендә туа. Аның туган җире төгәл билгеле түгел. Фәндә Таҗетдин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләре белән дә, Татарстаныбызның Минзәлә һәм Кукмара яклары белән  бәйләп карау да бар. Пугачев явы бастырылганнан соң, Таҗетдин әтисе белән чит тарафларга юлга чыга. Аның Хаҗитархан якларында, Төркиядә яшәве билгеле .
Әтисе хаҗ сәфәреннән кайткач, туган якларында төпләнә. Таҗетдин Ялчыгол гаиләсе белән хәзерге Мамадыш районы Кече Сөн, Түбән Кама районының Татар Җиреклесе, Кызыл Чапчак авылларында яши һәм муллалык итә. Озак еллар хәзерге Зәй районы Югары Мәлем авылының имамы булып тора, табиблык белән шөгыльләнә. Гомере буе дөнья гизгән галимнең гомере дә юлда өзелә. Кызыл Чапчак авылыннан Югары Мәлемгә кайтып килгәндә, Имәнлебаш авылында кинәт вафат була һәм шушы авыл зиратының иң уртасына җирләнә.
Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән  Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галим  тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина, хокук, илаһият һәм башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган.

Таҗетдин Ялчыгол татарларга үзенең “Рисаләи Газизә” китабы белән таныш. Г.Тукай да үзенең “Исемдә калганнар” әсәрендә Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә, “мин ян тәрәзә төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем” дип яза. Чыннан да, Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабы кулъязма килеш бик күп таралудан тыш, әллә ничә тапкырлар басылган, авыл мәдрәсәләрендә дәреслек булып хезмәт иткән.
Күренекле галимнең оныклары ничек безнең якларга килеп чыккан соң? Таҗетдин Ялчыголның алтынчы буыны Марс Таҗетдинов кечкенәдән ятим кала һәм аны апасы Кима  тәрбияләп үстерә. Алабуга педучилищесын  тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә.  Ләлә исемле апасы бу вакытта Әтнәдә эшли. Егет туп-туры аның янына кайтып төшә. Бу вакытта Кима апалары вафат булган була. Солдат киемнәрен дә салмаган егет башта Кышкар башлангыч мәктәбендә укыта. Яңа Кишет  сигезьеллык мәктәбендә рус теленнән дә белем бирә.  Күп еллар  Иске Кишет башлангыч мәктәбе мөдире була һәм балалар укыта. Укытучы яшь егет Яңа Кишетнең Ясминә исемле кызы белән тормыш корып җибәрә. Тик гомере генә кыскарак булды аның. Рәхимсез йөрәк авыруы аңа, пенсиягә чыгып, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә насыйп итмәде.

Марс абый безнең күңелләрдә төпле акыллы, белемле, төгәл кеше булып кереп калды. Нәселдән килә торган яхшы сыйфатлар анда да чагылыш таба иде. Бүгенге көндә авылыбызда Марс абыйның улы Фәрит Таҗетдинов яши (фамилиясе генә дә аның бу затлы нәселдән булуы турында сөйли). Марс абыйның ике улы Азат белән Хәмит тә, кызы Резеда да кыска гомерле булдылар. Йөрәк авыруы аларны да бик яшьли җир куенына кертте. Фәрит абый, сәламәтлеге буенча күптән пенсиядә булса да, авылыбызда бик кирәкле кеше. Авыл көтүен чираттан бик гадел итеп алып бара ул. Үзенә карата да, кешеләргә карата да таләпчән авылдашыбыз җаваплы эшне бик төгәл башкарып килә.


Фәрит абый туганнары- Таҗетдин Ялчыгол нәселе белән дә элемтәдә тора. Таҗетдин Ялчыголның үзеннән соңгы нәсел шәҗәрәсе дә шактый бай, күптармаклы. Анда руханилар, мөгаллимнәр, инжерлар, табибләр, хәтта язучылар һәм генераллар да бар. Олы яшьтә булуына карамастан, бу ханым бабасы Таҗетдин Ялчыголның нәселен барлауга, алар арасында элемтә булдыруда күп көч куя. “Без гомеребез буе үзебезнең мулла нәселеннән икәнлегебезне белмәгәйләре дип куркып яшәдек”,- ди Нәкыя ханым. Олыгайган көндә генә аңа бабалары турында сөйләү мөмкинлеге туган.
Менә шундый галимнең оныклары яши авылыбызда. Аларга сәламәтлек, киләчәк буыннарының да затлы нәсел дәвамчылары булуларын белеп үсүләрен теләп каласы килә.

Губайдуллина Фидания - Яңа Кишет- Яңа Кырлай

13 нче рус-татар урта мәктәбе, Казан


Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз