Туй йолалары

ТУЙ ЙОЛАЛАРЫ
Туй йолаларын өч төркемгә бүлеп йөртәләр: туй алды йолалары, туйның үзенә бәйләнеәле йолалар, туй арты йолалары.


ЯУЧЫ

Гаилә-көнкүреш йола иҗатында өйләнешү-никах туена бәйләнешлә йолалар үзәк урынны алып тора. Өйләнү, кияүгә чыгу – кеше тормышының иң җаваплы һәм иң күркәм чоры, мөстәкыйль тормышка аяк баскан вакыты. Туйның төп мәгънәсе – йола-кануннар белән яңа гаилә тууын беркетү, яшьләрнең бергә яшәү  һәм нәсел калдыруга алынуларын котлап, теләкләр теләп фатиха бирү.
Киңешле эш таркалмас!



Алдан килешеп, ягъни «ярәшеп-яучылап» өйләнү.
Яучы

Ефәк баулы былбыл кош
Бардыр синең илендә.
Каеш баулы лачын кош
Бардыр минем илемдә.
Өер-өер айгырдан
Җайдак булып килгәнмен.
Чаптар атым чаптырып
Чынлап сиңа килгәнмен.
Бохардан ияр алган мин,
Юлым сиңа ярган мин.
Каеш баулы лачыным бар,
Былбылыңа килгән мин.
Тимер булсаң, мин  - күмер,
Эретергә килгән мин.
Кош канаты –пар белән,
Ир канаты – яр белән!
Я, улым, җаның теләгәнең каршыңдамы?

Яучы такмаклары кыз ягына егет ягының ният-тәкъдимнен үзенчәлекле һәм тәесирле итеп җиткерүгә, сүз «кодрәте» һәм кинаяле тел беләнт ризалату һәм килешүгә хезмәт иткәннәр.



М.Х.Бакиров Татар фольклоры  2008
Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Самига Саубанова. 1999 хезмәтләре буенча

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз