530x226 20bride 20and 20groom

Туй йолалары. Табын җырлары

Туй табыны, туй мәҗлесе җырлары тантаналы мәҗлес вакытында янгыраганнар.
Аларны туйга җыелган кодалар, туган-тумачалар, дус-ишләр күмәк рәвештә башкарганнар. Туй табыны җырларының эчтәлеге шактый киң. Иң таралган җырлар кодаларның яңат тормышка аяк басучы яшьләрне, ике якның да нәсел-нәсәбен һәм бер-берләрен макташуга корылганнар. Шуңа күрә дә мондый җырларны “кода җырлары” дип йөртү бар.

Агыйдел буйлары иңсәле,
Иңсәле җирләре култыклы,
Казаннарда түгел, юк Мәскәүдә
Безнең кызыбыздай булдыклы.

Канат очена кер тиермәм,
Канат очым алсуга күрә;
Без кызыбызны сезгә бирдек,
Нәселегез асылга күрә.

Түгәрәе куак, башы бик вак,
Мәк чәчкәсенә охшаулы;
Йөзгә берәү, менгә икәү булыр
Безнең киявебезгә охшаулы.

Алтыннардай иде егетебез,
Көмешләрдәй икән кызыгыз;
Алтыннардай булса, уалмас,
Көмешләрдәй булса, җуелмас.


Кияү кызны баштан ук үз йортына алып кайткан чакта исә туй мәҗлесендә күпчелек очракта кияү белән кыз да катнашканнар. Андый очракта мактау һәм теләк җырларын турыдан-туры аларның үзләренә адреслап җырлаганнар.

Туй табыны җырлары, фольклорчыларның күзәтүенчә, мәҗлес җырлары белән керешеп-үрелеп киләләр, ягъни теләсә кайсы мәҗлестә яңгырый торган җырлар белән кушылаларю. Электән килүче гореф-гадәтләргә нигезләнүүче бу җырларда үзара макташу һәм туганлашу, яшьләргә теләк теләү мотивлары төп урынна ала.

Ач тәрәзәм, җиләк бирәм
Бөрлегәннәре белән;
Без утырабыз туганнарның
Бер дигәннәре белән.

Ямьле булып болыт киләдер.
Яусын иде болын буена;
Яхшы адәмнәргә без катнаштык,
Йөрешсәк иде гомер буенча.



Кодалар бер-берсен гадәти сүзләр белән генә мактамыйлар, ә моның өчен төрле үзенчәлекле образлар һәм хис-тойгыларын, үзара мөнәсәбәтләрен калку гәүдәләндерә торган гыйбарәләр кулланалар. Үзләренең рухи халәтләрен сәнгатьчә зурайтып һәм тәесирле итеп чагылдыралар.

Ак та мәчетләргә, ай. Кердек без,
Текер генә текер йөрдек без;
Сездә, кодаларыбыз киоеп кергәч,
Сары майлар кебек эрдек без.

Урдалы урамы озын урам.
Йөгерсәң сусарлар тотарсың;
Урдалы буеның кодачаларын
Сусыз кашык белән йотарсың.


Туй табыны поэзиясендә шулай ук символик охшатулар, чагыштырулар күп. Кызга атап җырлана торган җырларда кыз зифа камышка, нәфис гөлгә, алтын алмага, асыл кошка һәм фәрештәгә тиңләнә.
Егет исә болан, арыслан, лачын кебек образлар аша бәяләнә.

М.Х.Бакиров 2008 Татар фольклоры китабына нигезләнгән материал

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз