Romeo 20and 20juliet 20translation 202 530x226

Translation Event. Сәләт-Раушан 2018

Дуслар, искиткеч Раушан сменасын сагынмыйча мөмкин түгел
Шул исәптән без сезгә кечкенә генә мәкалә язарга булдык.
Сезгә Oxford Global Languages Беренче Translation Event фоторепортажын тәкъдим итәбез!

Translation event 

28.06, 11-12.07 Татарстан Республикасы яшьләренең "Сәләт" иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге ярдеме белән 

«Сәләт-Раушан» аланында үткәрелде. 

Чарада 25-кә якын егет-кызлар катнашты: «Сәләт-Раушан» аланы сәлкешләре һәм кунаклары.
Ел саен «Сәләт-Раушан»да олимпиадаларда, республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүгә лаек булган, сәләтле 200-220 укучы ял итә!
Ул Татарстанның барлык районнары, Рәсәйнең төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, татар телендә аралашучы, үстерүче һәм өйрәнергә теләүче яшьләрне берләштерә.
Юнәлеш: фәнни, интеллекуталь
Раушан 2018 Директоры  -  Фәнил Абый Хәсәнов
Раушан 2018 Өлкән әйдаман   - Алия Апа Әхмәтова
Раушан 2018 Методист  - Айгөл Апа Вәлиуллина
Беренче Translation Event 2018 Ачылу тантанасында котлау сүзләре белән «Сәләт» Уку-укыту программалары бүлегенең Директоры, Oxford Global Languages Champion Диләрә Апа Якубова чыгыш ясады.

Оксфорд Глобаль Телләре Программасы исеменнән җиңүчеләргә сертификатлар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.
У.Шекспир “Ромео һәм Джульетта” әсәрендәге диалогны татар теленә тәрҗемә итү өчен Беренче урын Сертификаты Зәкирова Илзирә Рәмис кызына бирелә.
Инглизчә тематик лексиканы татар теленә тәрҗемә итү өчен Беренче урын Сертификаты Петрова Диана Александр кызына бирелә.
Инглизчә тематик лексиканы татар теленә тәрҗемә итү өчен Икенче урын Сертификаты Сәйфеев Раил Марат улына бирелә.


Ә без үз чиратыбызда катнашучыларга, балаларга киләчәктә уңышлар телибез!
Бу елны «Сәләт-Раушан» Translation Event беренче тапкыр уздырылды. 2019 ел сменасында балалар яңа кызыклы дәресләргә йөриячәк, инглиз теле, инглиз театры, TOEFL, IELTS имтиханнары бирүенең серләре белән якынрак танышачак. Уку-укыту программасы белән беррәттән аларны мавыктыргыч остаханәләр да көтә.
«Сәләт Раушан» җыеныннан искиткеч фотоларны карарга ашыгыгыз.
Барлык балаларга, оештыручыларга, кадерле кунакларга зур рәхмәт!!!


Кемдер җәй бетә дип инде моңсуланып утыра, ә безнең башыбызга андый уйлар килә алмый! Чөнки TRANSLATION EVENTыбыз дәвам итә!
Дуслар!
Октябрь аенда, Гыйнвар аенда, Апрель аенда узачак «Оксфорд Глобаль Телләре Translation Event» бәйгесенә катнашучы буларак та килеп була!!!
Моның өчен бары тик түбәндәге сылтама буенча теркәлүне узарга кирәк булачак.  

Тулы язманы tt.oxforddictionaries.com сайтында укый аласыз

Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз