Book header 530x226

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте


Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясе (1965)  – язучы иҗатының йөзек кашы. “Хәтердәге төеннәр” дип исемләнгән истәлекләрендә әсәрне язылу тарихы турында болай сөйли: “Баязит Бикбай исемле  каләмдәшем миңа Акъәби исемле башкорт корткасының аяныч үлеме турында сөйләде. Онытылмас борын дип, Уфада чакта ук инде мин аны Баязит сөйләгәнчәрәк яза да башладым. Ләкин бераз язгач, туктадым, чөнки ашыгып эшләү минем гадәтем түгел). Кыскасы, вакыйга күңелдә тамырлансын һәм шытып чыксын өчен күпмедер вакыт кирәк иде. Әсәрне мин Баязит Бикбайга багышладым да”.


Шәркый укылышта галәм сулышы, Аллаһ илчесе кебек кабул ителгән җил образының хикәяләүче тарафыннан тәкъдим ителүе белән башланып китә. Укучы йомшак, җәйге дип сурәтләнгән илаһи чынбарлыкны тоя, ул иркен сулышлы  яңа халәткә чакырыла. 



Кылганнарның “акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерүендә” укучы үзенең даими  халәтен танып ала. Хикәяләүче тарафыннан авторның укучыга әйтер сүзе барлыгы җиткерелә: “Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә.” “Буш, киң, тын, моңсу” дала пространствосы  - автор күзаллаган укучының күңел халәтенең билгеләнеше. Хикәяләүче әңгәмәдәшнең башкорт кешесе булуын да әйтә, авторны башкорт кешесе күңелендәге аңлап-бәяләп бетерелмәгән каршылыклы хисләрнең борчуы укыла: “йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында.” Алга таба укучы пространствосында (көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында) барлыкка килгән персонаж галәм сулышын җиткерүче вазифасын башкара. 


“Ак яулык бөркәнгән, альяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына әби” гүяки ике дөньяны – фани һәм бакыйны тоташтыручы. Аның яшәештәге төп бурычы атала: нәсел-ыру турында кайгырту, аны киләчәкле - ризыклы итү (казан астына ягарга кирәккә кизәк җыю, балалары кайтуына өметләнеп маен-күкәен җыю, итен-казылыгын каклау, шомыртын, эремчеген, корытын киптерү). Хикәяләүче укучыга акрын гына кайнап пешкәнгә чирәм исе кергән ашның тәмен әйтеп, әлеге чынбарлыктагы гармониянең серен ача. Тормышның яме - илаһи башлангыч белән билгеләнгән гамәлеңне үз көенә, кабаланмыйча башкаруда.   Илаһи югарылыкта калу өчен таяныч турында мәгълүмат портрет деталенә туплана: “Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулында нечкә таяк.”



 Таяк детале Миңлебай карт  образына бәйле дә кабатлана. Хикәяләүче күзалланган әңгәмәдәшкә әхлакый таяныч турында искәртми микән? Иске чиләк детале, тормыш дәвамында гел кирәк булып торган буыннардан килгән яшәү тәртибе, озак гасырлар буе эзләнгән, җыела-туплана  килгән тәҗрибә, бәхетле яшәү юлы хакындагы мәгълүмат дигән тәэсир кала: “Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала. Тагын як-ягына карап эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала...” Казан астында утны сүндермәс өчен кирәк булган кизәк детале киләчәк турында кайгыртып яшәргә бурычлы һәркем белергә тиешле яшәү кагыйдәләренең белдерелеше  кебек аңлана. Димәк, буыннар тәҗрибәсен кабул итми торып, илаһи башлангыч белән билгеләнгән гамәлеңне башкару мөмкин түгел.


Төенләнештә әбинең хәле авыраю турында хәбәр итү аша хикәяләүчегә гармониянең  юкка чыга баруын әйтү вазифасы йөкләнә. Бу турыда алда “авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла” дип  искәртелә: “... колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган “беленнәр” күпме генә соң ул!” Димәк, матур гадәтләргә корылган тормышны бер төркем кешеләр генә тотып тора алмый, идеология корган яңа тәртипләр артыннан баручылар гармониягә хилафлык китерә дип наррататорга гаеп ташлана. Әбинең хәле тәфсилләп тасвирланган урында хикәяләүче белән укучы бер булып сөйләшергә тиешлеге күздә тотыла. Чынбарлыкның яшәү/үлем чигенә җитүе белән бәйле укучы күңеленә моң кереп урнаша.


Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина тарафыннан әзерләнгән материал, 2018

Тумышы белән Әгерҗе районында урнашкан  заманында милләтебезгә хезмәт иткән атаклы гыйлем йорты – мәдрәсә гөрләгән Иж-Бубый авылыннан.
Фәнни эше – ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасына мөнәсәбәтле. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөһәммәт Мәһдиев иҗатларына мөкиббән.
 1998 елдан башлап Казан федераль университетында татар әдәбияты укыта.



Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз