Book header 530x226

Әдипләребез. Әмирхан Еники.

Әмирхан Еники (2.03.1909 — 16.02.2000)

Татар халкына бәһаләп бетергесез кыйммәтле мирас калдырган Әмирхан Еникинең  әдәби тексты күп галимнәр тарафыннан төрле яссылыкта бәяләнә килде. Әдипнең сугыш фаҗигасен  сурәтләгән әсәрләре арасында “Ана һәм кыз” хикәясе символлар ярдәмендә тормыш-яшәешне бәяләү куәте җәһәтеннән аерылып тора. Хикәянең тексты сюжетка керергә әзерләүче пейзаж  элементы белән башланып китә. Композицион яктан биредә шифалы яңгыр һәм тузанлы юл образлары янәшә, иртәнге яшь кояш һәм “таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар” образлары капма-каршы куела. Димәк, язучының бу хикәясендә дә, сугыш чорында язылган хикәяләренә хас булганча, өмет-өметсезлек структурасы укыла. Ә.Еникинең әдәби текстында хакыйкать мәгънәсендә даими кабатлана торган кояш символы өметсезлекне (болытларны) таратырдай көчле өметләр мәгънәсендә кайма хасил итә.



Ананың өмете чиксез һәм аның уйлары баласы йөргән юлда, дип автор салават күпере символы ярдәмендә ананың cубъектив хронотобын билгели. Ананың кичерешләре улы сугышка киткән юл – иген кырыннан башланып, үткәнне киләчәк белән тоташтыручы мәгънәсендә символлашкан елгага кадәр аралыкны иңли: “Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә дә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде”. Салават күпере, мәгълүм булганча,  ике дөнья – бакый белән фани арасындагы чикне һәм, шул исәптән, яңа рухи баскычка күтәрелүне белдерүче символ.



Хикәядә Рәхиләнең яңа рухи баскычка күтәрелүе – сабырлыкка ирешүе турында сүз бара. Вакыйгалар сызыгында кияүгә чыкмыйча энесе Хәсәнне укытырга ярдәм иткән, хәзер исә үлем түшәгендә ятучы әнисен тәрбия итүче  кызның кичерешләре бәян ителә. Якты дөньядагы көннәре санаулы ана газиз улын сугыштан көтә, аның исән кайтачагына һич шиге юк. Хәсәнең үлеме турындагы хәбәрне анага җиткермәс өчен Рәхилә үзендә көч таба.



Рәхиләнең даими халәте – тынычсызлык, ләкин ул да ара-тирә чынлык белән – институтны тәмам итеп өенә кайтырга тиешле энесенең туры фронтка китүе белән килешергә теләмәгәндәй, “гамьсезлеккә” бирелә: “Шулай да, Рәхилә, уйланган минутларында бу гамьсезлекне сизеп, үз-үзеннән риза булмыйча, ихтыярсыздан тынычсызлана башлый” .
Өй эчендәге нурлы тынлыкны бозып, “батыр шаулап кергән кара кортның безелдәве” – һәр икесенең өметсезлеккә бирелү мизгеле. Үзенең ышанычын акларга теләгәндәй, ана болай сызлана: “Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем... Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять итеп калдырды. Менә без аны барыбыз бергәләп үстердек... Тәрбияләдек... Укыттык...” .




Рәхиләнең рухи кичерешләре – фаҗигане ялгыз үткәрүен тасвирлаганда трагик пафосны көчәйтү өчен Ә.Еники “ачыш хикәясе” алымнарына мөрәҗәгать итә.
Кояш символы рухи башлангыч мәгънәсендә килүче җир һәм матурлыкны белдерүче чәчәкләр символлары белән янәшә куелеп, кайма хасил итә: “Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр аңа тыныч булырга кушалар”.
Ә.Еники сугыш чынлыгын тасвирлаган хикәядә хәсрәтле чынбарлыкны кабул итә белү сабырлыгы турында сөйли, символлар ярдәмендә эчке мәгънә хасил итеп, укучыга яшәеш фәлсәфәсен бәян итә.


Гөлфия Гайнуллина тарафынанн әзерләнгән материал 2018

Тумышы белән Әгерҗе районында урнашкан  заманында милләтебезгә хезмәт иткән атаклы гыйлем йорты – мәдрәсә гөрләгән Иж-Бубый авылыннан.
Фәнни эше – ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасына мөнәсәбәтле. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөһәммәт Мәһдиев иҗатларына мөкиббән.
1998 елдан башлап Казан федераль университетында татар әдәбияты укыта.

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз