Book header 530x226

Әдипләребез. Әмирхан Еники. "Мәк чәчәге"

  • Ә.Еники хикәяләре – ХХ гасырның икенче яртысында гасыр башы прозасында үсеш кичергән жанр төрләренә мөрәҗәгать итеп язылган, татар прозасын яңа баскычка күтәргән әсәрләр.  Аның “Бала” (1941), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Ялгыз каз” (1944), “Мәк чәчәге” (1944) һ.б.  хикәяләрен татар әдәбият белеме  кайта-кайта өйрәнә.


Нәсер –  татар прозасында ХХ йөз башында ук калыплашкан, үсеш кичергән үзенчәлекле жанр.


“Мәк чәчәге” нәсерендә хикәяләү өченче заттан алып барыла. Ялгыз мәк чәчәгенең сызланулы уйланулары әсәрнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Хикәяләүче мәк чәчәгенең узгынчы солдатка төбәлгән уйлануларын тергезә. Текстта автор карашы мәк чәчәгенең уйланулары рәвешендә тәкъдим ителә. Авторның көтелгән укучысы – тыңлаучы  вазифасын “ерактан килүче, арыганга охшаган”, ягъни тормыш юлын үтә баручы, өмет-өметсезлек чигендәге (“аякларында тузан, бите тирләгән”) узгынчы-юлчы башкара. Стиленә тугры калып, киҗәш-табыш биргәндә әдип укучысына саксыз кагылмый: “Сез минем әрсезлегемне кичерегез!”



Символик эчтәлекле мәк чәчәге образының сайланышына, көчле позициягә чыгарылуына игътибар итик. “Үлем ноктасыннан яңадан тууга кадәрге циклны символлаштырып килүче” мәк образы текстның укылышын фәлсәфи дулкынга көйли.  Шул рәвешле, мәк чәчәгенең ялгызлыгына басым ясалу очраклы түгел булып чыга.


Мәк чәчәгенең торак урыны – чокыр: “Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәмләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим” . Чокыр (“ялангач, җансыз”) – тормыш-көнитешнең төбенә төшкән, тормыш ямен югалткан, ялгызлык хәсрәтенә дучар ителгән кешенең торагын белдереп килүче билге. 



Мондый көнитеш табигать баласы өчен ят (тәгәрәп төшкән кондыз да куркып, үрмәләп чыгып китә).  Кондыз белән янәшә бака образы бирелү дә очраклы түгел. Бака символик укылышта еш кына тискәре мәгънәгә ия.


Чокыр төбендә дым юк, яшәеш өчен шартлар юк дәрәҗәсендә, шул сәбәпле бака да “тизрәк чыгып китү ягын карый”. Символик укылышта апокалипсис белән бәйле баканың чокырдагы хәяттән качуы шул дәвер яшәешенең фаҗигале чынлыгын бәяләү өчен кирәк.


Нәсернең сугыш чорында иҗат  ителүен искә алсак, фәлсәфә сайланышы аңлашыла. Үлемнән курку, аның якынлыгын тоеп тору, фаҗига белән һәркөн белән очрашу, якыннарың турында авыр  хәбәр көтү – һәркемнең даими халәте.  Кеше тормышы экзистенциализм фәлсәфәсенә хас булганча аңлатыла: әйләнәдә “биек тау булып коры ком өелеп ята”, ягъни кеше ирешкән уңышлар, яулаган үрләре белән алданучан, аны югалту бик җиңел, чөнки “кешене чарасыз, көчсез ясый торган Үлем бар”. 


Ләкин, әйтергә кирәк,  Ә. Еникидә сагыш якты хис белән алышына,  вакыйгалар “һәрчак өмет ноктасында төгәлләнә”. Димәк, авторның бу дәвердә иҗат ителгән башка текстлары белән бәйләп, бу әсәрдә дә бер сәгатьлек гомерне мәгънәле, якты хисле итү генә үлем алдындагы чарасызлык турында газаплы  уйланулардан алып китә, рухи яңаруга, үсешкә ирештерә, дигән караш алга сөрелә дип фаразлый алабыз. Көчле позициядәге мәк чәчәге образы белән янәшә күбәләкләр деталенең кертелүе бу фикерне  раслый. Суфыйчылыктан килгән күбәләк символы бу очракта өметсезлектән өмет ягына алып чыгучы күпер мәгънәсендә: “Рәхмәт күбәләкләргә!... Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә...”. Ялгызлык халәте өметләр өзелгәннән килә, өметләр өзелүе исә – рухи үлем ул. Өмет белән яшәү, тормыш-яшәештәге якты мизгелгә рәхмәтле була белү генә бәхет хисе китерә.




1940-1980 еллар татар прозасының үсешен өйрәнгән вакытта бу әдәби текстка  аерым игътибар бирү мәслихәт.


Гөлфия Гайнуллина тарафыннан әзерләнгән материал 2018



Тумышы белән Әгерҗе районында урнашкан  заманында милләтебезгә хезмәт иткән атаклы гыйлем йорты – мәдрәсә гөрләгән Иж-Бубый авылыннан.
Фәнни эше – ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасына мөнәсәбәтле. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөһәммәт Мәһдиев иҗатларына мөкиббән.
1998 елдан башлап Казан федераль университетында татар әдәбияты укыта.



Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз