Book header 530x226

Әдипләребез. Әмирхан Еники. "Кем җырлады?"

“Кем җырлады?” (1956) хикәясе белән Ә.Еники татар прозасында  яңа сукмак барлый: фәлсәфи проблематиканы әсәр үзәгенә куя. Хикәя сугыштан соңгы татар прозасының үзгә юлга кереп китүен күрсәтә.  Фәлсәфи жанрдагы кече күләмле әсәрдә  төп кыйммәт итеп куелган мәхәббәт яшәү/үлем бинар оппозициясендә тәкъдир ителә. Ретардация өлешендә бирелгән пейзаж яшәү/үлем бинар оппозициясен укырга ярдәм итә: яшәү – фронттан тылга яралылар төяп баручы санитар поезды, үлем – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон кебек әдәби детальләр белән бирелә. Мәгълүм булганча, поезд, эшелон Ә.Еники текстларында тормыш, яшәеш барышы мәгънәсендә килә. Биредә эшелоннарны берләштереп торучы уртак як – икесенең дә бик озын булуы.



Хронотоп символик мәгънә ала. Вакыйгалар көзге караңгы төндә кечкенә җимерек станциядә бара. Көз – үлем ягына борылу, караңгы төн татар прозасында ХХ йөз башыннан башлап куркыныч, шомлы вакыт белдерелеше. Җимерек станция – үлем ягына борылган яшәеш белдерелеше:“Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән”. Әкренәйтелгән өлештә тәкъдим ителгән ялгыз землянка детале эпилогтагы ялгыз кабер, сюжеттагы ялгыз кыз детальләре белән янәшә бирелеп, кайма хасил итә. Мәгълүм булганча, кешенең ялгызлыгы һәм үлем, өметләр өзелүе белән бәйле чарасызлыгы турындагы фикерләр экзистенциаль мотивлар булып торалар.



Экспозициядә каты яралы яшь татар лейтенантының үлемне көтеп ятуы тасвирлана. Егет чарасыз, авыр тән  газаплары аны үлемне көтеп, чакырып ятарга, бу  яшәештән тизрәк котылу юлын үлемдә генә күрергә этәрә: “Вакыт-вакыт аңына килгәндә күренгән ак халатлы шәфкать туташы” өметләрнең әле өзелеп бетмәве турында хәбәр итә. Өзелергә әзер торган өметләр – үлем якынлашуын автор портрет әдәби алымы ярдәмендә көчәйтә. Егетнең “талган инде бу дөньядан китә башлаган күзләре”, “кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куюы” детальләре текстта кабатланачак. 

Сюжетка керергә пейзаж алымы  әзерли: “Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды”. Ышкылып яуган вак яңгыр – егетнең өметсезлек халәте  күптән башланган даими халәт икәнлеккә ишарә. Өметсезлек ноктасына җиткән кеше тормышның үзгәрүен көтеп сызлана. Егетнең эчәсе килү – өметсезлек халәтендә газап кичергән яңа яшәешкә чыгарга теләген  символлаштыра.


Төенләнеш – җыр ишеткән мәлдә егет үзгәрә. Көтмәгәндә яңгыраган татарча җырны ишетүгә егет өне катып тынып кала, аңа бер мизгелгә Таһирәсе җырлыйдыр кебек тоела. Бер йотым су, җыр – егетне яңа чынбарлыкка – кадерле кешеләре турында уйланып, аларның исәнлеген тойганга сөенүле чынбарлыкка – яшәү ягына алып чыгучы күпер вазифасын башкара. Автор егетнең кичерешләренең тәртипсез хәрәкәтен күзәтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге пррзада  аң агышы алымы З.Хәким,  Ф.Бәйрәмова, М.Кәбиров иҗатларында чагылыш таба.



Кичерешләр сызыгы беренче тетрәнүдән, Татар җыры – Таһирә җыры  – Туган ил җырының өзелмәвен теләү кебек үстерелә.  Димәк, яшәү – өметсезлек чоңгылыннан чыгу ул. Өметле чынбарлыкка кешене үзе өчен кадерле булган хисләрне кичерү, үз рухына якын кешеләрнең барлыгына сөенеп, берөзлексез шул бәхетне тоеп яшәү генә алып чыга ала. Өметле кеше бәхетле: “аның тәне һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер яктырып киткәндәй булды, сизгерлеге үткенләште”. 

Яшәү / үлем бинар оппозициясен үткән, ягъни өметсезлек ягыннан өмет ягына атлаган мәлдә егет үлә. Пейзаж деталенең капма-каршы куеп кабатлануы хисләрнең үзгәрүе турында хәбәр итә: “Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады”. Нарат образы мәңгелекне символлаштырып килә. 


Ә.Еники гомумкешелек фәлсәфәсен милли гомумиләштерү ноктасында чишә. Язучының: “кешене дөньяда туган җир, өй, әни, мәхәббәт яшәтә” дигән фикере татар аңы, татар менталитеты тудырган фәлсәфә кебек кабул ителә.


Гөлфия Гайнуллина тарафыннан әзерләнгән материал  2018


Тумышы белән Әгерҗе районында урнашкан  заманында милләтебезгә хезмәт иткән атаклы гыйлем йорты – мәдрәсә гөрләгән Иж-Бубый авылыннан.
Фәнни эше – ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасына мөнәсәбәтле. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөһәммәт Мәһдиев иҗатларына мөкиббән.
1998 елдан башлап Казан федераль университетында татар әдәбияты укыта.

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз