Header2

13 нче мәктәп. Казан шәһәре. Оксфорд интерактив сүзлеген тәкъдим итү

13 нче апрельдә, Казан шәһәре Вахитов районы 13 нче гомуми белем бирү рус-татар урта мәктәбендә татар теле дәресе кысаларында Окфорд Татар Интерактив сүзлегенең презентациясе уздырылды.

Дәреснең төп темасы – Татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре иде. АКШтагы Колорадо Колледжының рус-герман бүлегендә укый торган студентлары өчен оештырылган дәрестә утыздан артык кеше катнашты.



Гобәйдуллина Фидания Рифкать кызы уздырган чара турында:
Кунаклар белән уздырылган татар теле дәресеннән соң, инглиз телендә сөйләшүче студентлар сәламләшү өчен кирәк булган татар сүзләрен истә калдырдылар дияргә була. Кунаклар дәрес вакытында бик актив булдылар. Һәм студентларга карагач, аларның телне беләселәре килгәнен күзләреннән укырга мөмкин иде.

 Шуңа күрә дә, алар чараның башыннан ахырына кадәр өйрәнгән сүзләрне истә калдырырга тырыштылар. Һәм дәрес ахырында Америка студентлары укучылар белән диалог төзеделәр. Студентларга гына түгел, укучыларга да алар белән сөйләшү бик кызык булды. Балалар зур дулкынлану белән әлеге очрашуны искә төшерәләр. Алар киләчәктә дә очрашу көтәләр.

Дәрестән соң 13 нче мәктәп укучылары кунакларга “Аулак өй” такмакларын, уеннарын күрсәтеп, “Шүрәле” әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр.
Казан федераль университетының доценты Гөлшат Сафиуллина Оксфорд Глобаль телләре программасы, Оксфорд татар интерактив сүзлеге, һәм аның уңай яклары турында сөйләп китте.
Сүзлекнең максаты – татар телендәге мәгълүматны цифрлы форматка күчерү, эчтәлекнең цифрлы форматта: веб-сайтларда, электрон кушымталарда һәм күптөрле җайланмаларда һәм хезмәт күрсәтү төрләрендә ачык булуы катнашучыларга нык тәэсир итте.

Оксфорд Глобаль Телләре Программасы һәм Оксфорд Татар Интерактив Сүзлеге турында фикерләр:

“Әлеге сайтта укучылар һәм укытучылар өчен бик күп кирәкле материаллар бар. Шәхсән миңа синонимнар сүзлеге ошады. Тыныш билгеләренең куелышы турында да мәгълүмат алырга була”.

 Укытучылар Газиева Лиля Наил кызы, Шәйгалиева Эльвира Гафур кызы, Закирова Зөлфирә Борхан кызы, Гобәйдуллина Фидания Рифкать кызы, Нигъмәтуллина Гөлфирә Фәрит кызы, директор: Овчинников Сергей Николай улы.

“Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бик яхшы инглизчә-татарча сүзлек урнаштырылган. Татар милли ризыклары, татар халык киеме, татар ювелир бизәнү әйберләре турында да үзен теләгән сорауга җавап табарга була. Куллану өчен сайт бик  уңайлы, мәгълүматка бай”


Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз