8apr19 header 530x226

Glimpse of London. Тәрҗемә чарасы

8 нче Апрель аенда, Казан федераль университетында, Филология һәм халыкара багланышлары институтында, беренче курстагы студентлар өчен  Glimpse of London викторинасы уздырылды.
Оештыручылар - Роман-герман филологиясе кафедрасы доцентлары Албина Каюмова һәм Гөлшат Сафиуллина студентлар өчен мавыгыч һәм башваткыч сораулар әзерләделәр.

Төп темасы – Бөек Британия башкаласы турында белем тикшерү. Күп сораулар мәдәният, тарих, әдәбият, гореф-гадәт һәм музыка өлкәләре белән бәйле булган.
Викторинада кырык артык кеше катнашты.
Яшь кешеләр 5 төркемгә бүленеп, кызык атамаларын сайлап - «Ancient Unicorn», «Blestyaschiye Zanaveski», «Giving Cookies», «Gummy Bears», һәм «6 girls in Hyde Park», үз төркемләрен тәкъдим иттеләр.


Фоторепортаж өчен рәхмәтебезне Олеся Протченкога белдерәбез!

«Ancient Unicorn», «Blestyaschiye Zanaveski», «Giving Cookies» җиңү белән котлыйбыз! Шатланабыз! Горурланабыз!
«Gummy Bears» һәм «6 girls in Hyde Park» төркемләренә киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз!



Викторинаның икенче өлеше Оксфорд Глобаль Телләре Программасының Оксфорд Татар Интерактив Сүзлеге презентациясеннән торды.
Оксфорд Глобаль Телләре  – ул Оксфорд университеты нәшриятының дөньядагы 100 тел өчен лексикографик һәм тел белән бәйле башка ресурслар төзүне һәм аларның онлайн кулланылуын күз алдында тоткан зур проект. 

Беренче тапкыр күп санлы телләр өчен системалы рәвештә зур күләмле һәм сыйфатлы лексик мәгълүмат булдырылачак, җыелачак һәм телдә сөйләшүчеләр, телне өйрәнүчеләр һәм әлеге программаны булдыручылар өчен бер ресурста тәкъдим ителәчәк.


Программаның максаты – бөтен дөньядагы миллионлаган кеше тәҗрибәсен цифрлы форматка күчерү, эчтәлекнең цифрлы форматта: веб-сайтларда, электрон кушымталарда һәм күптөрле җайланмаларда һәм хезмәт күрсәтү төрләрендә ачык булуы.

Икенче өлештә катнашучылар Вильям Водсортның “Upon Westmisnter Bridge” “Вестминстер күпере өстендә” шигырен инглиз теленнән тәрҗемә иттелер.

Иң кызык тәрҗемәнең авторлары – Шакирова Гөлназ һәм Сафиуллина Аделина булып чыктылар! Тәбрик итәбез сезне, кызлар!

Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез, җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләсе викторинада көтеп калабыз!


Вестминстер күпере өстендә

Вильям Водсворт, 1807

Җир бернәрсәдә намуслырак күрсәтә алмый:

Күңелсез җанлык генә кеше

Дулкынландырылган зиннәтлелеккә карамыйча узып китә

Бүген шәһәр иртәнге матурлык белән төренгән,

Тыныч, буш кораблар, манаралар, гөмбәзләр,

Театрлар, гыйбадәтханәләр

Болыннарга һәм күкләргә ачылалар.

Яктыра һәм балкый бөтен җир томансыз һава арасында.

Кояшның беркайчан да шундый югары күтәрелгәне юк иде

Зиннәтле үзән, кыя йә калкулык өстеннән;

Тынычлыкны беркайчан да күрмәдем һәм шулай тирән хис итмәдем!

Елга үз агымы буенча гына агыла:

Кадерле Ходаем! Йортлар йоклап утыралар сыман;

Шушы матурлыкны күреп йөрәгем туктап кала!


Гөлназ Шакирова  һәм Аделина Сафиуллина тәрҗемәсе, 2019 

Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз