Seletcamp june19 it header 530x226

СӘЛӘТ IT BILER FORUM 2019

16 – 21 нче июль аенда IT BILER FORUM даими мәйданчыгында, Изге Чишмә тирәсендә, Биләр чатыр каласында 1200 сәлкеш җыелды.
«Сәләт – Гайрәт» яки «Сәләт – Санак» сменалары сәклкешләре дискуссион мәйданчыкта мәртәбәле экспертларның җитәкчелегендә 4-нче индустриаль инкыйлабның мавыктыргыч дөньясын ачтылар.
500  спикерлар смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны һәм эшкәртү инструментларын, инновацион продуктларны һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләрне тәкъдим иттеләр.


18 нче июльдә Татарстан Президента Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кунакка килеп,форум эшчәнлеге белән танышып, сәхнәдән Форум катнашучыларга мөрәҗәгать итте: Ел саен монда киләбез, сокланабыз. Шартлар елдан-ел яхшыра. Сменалар күбәя. Төрле һөнәрләрне өйрәнү мөмкинлекләре арта. Киләчәктә дә шулай бергә телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга насыйп булсын. Безнед милләт көчле булырга тиеш! Безгә дөньяда бара торган үзгәрешләрдән алда барырга кирәк. Барыгызга да уңашлар! Һәм рәхмәт сезгә!


IT BILER FORUMның төп фикер - мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнавы – Оксфорд Глобаль Телләре программасының максатына туры килә.  Программаның максаты – 100 тел өчен  мәгълүматны онлан ресурска урнаштыру һәм бөтен дөньядагы миллионлаган кеше тәҗрибәсен цифрлы форматка күчерү, эчтәлекнең цифрлы форматта: веб-сайтларда, электрон кушымталарда һәм күптөрле җайланмаларда һәм хезмәт күрсәтү төрләрендә ачык булуы.


Оксфорд Татар Интерактив Сүзлеге презентацияләрендә Гөлшат Сафиуллина катнашучыларга онлайн ресурста урнаштырылган Сүзлекнең администратор ролен аңлатып бирде, көн сүзен алмаштыруын күрсәтте, Фейсбук битенә үзгәрешләрне кертүнең мөмкинлекләрен тәкъдим итте, Canva Программасының уңай якларын ачты.
Остаханәдә алтмышлап киләчәк программачылар катнашты, күңелле, иҗади атмосферада вакыт тиз үтте. Уңышлар сезгә, Сәләтле яшь кешеләр!
Киләсе очрашуларга кадәр!!!

Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз