Selet leadership jun19 header 530x226

СӘЛӘТ LEADERS BILER FORUM 2019

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

Габдулла Тукай

25 - 29 нче июль, әүвәлге Урта Гасырлар Биләр шәһәре - Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласының тирәсендә LEADERS BILER FORUM уздырылды. ФорумдаТатарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре студентлары – тулаем 1200 кеше катнашты.
Төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр лидерлык сыйфатларны, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган. Сменада фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес өлкәсендә 1100 эксперт һәм спикер катнашты.

28 нче июльдә, Оксфорд Глобаль Телләре Программасы остаханә кысаларында, Гөлшат Сафиуллина Сетсвана теле Менеджеры, Варона Макафуга быгышланган презентацияне инглиз телендә тапшырды. Утызлап катнашучы Варона Макафу бала чагы хыялларын, уңышка ирешүен, тормышка каравын белешеп, үз телен сакларга омтылу белән тулыланды.

Сәлкешләр Oxford Tatar Фейсбук битендә шәрехләрен калдырды, син дә катнаш! Кыскача, LEADERS BILER FORUM 2019 нәтиҗәле булып, балаларны үз телен, үз мәдәниятен, үз тарихын саклап, дөньяда бара торган үзгәрешләрдән алда барырга өндәде.
Хикмәт шунда, Ау кошы борыннан билгеле, акылы үткен кеше теленнән билгеле! Кадерле Форумда катнашучылар, үз телегезне саклап, чит телләрне өйрәнеп, хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!

Feedback (Selet Camp Leadership Forum 28 July 2019)
Фирүзә Хущина, 17 яшь. Модэ төркеме, Кайбыч районы
Минемчә, мондый сайт бик кирәк. Бернчедән, татар телендә күп кеше сөйләшми. Икенчедән, безнең милләтебезнең тарихы бай.

Аделя мухтарова, Кодрак Хан, Казан шәһәре.
Мин бу тәрҗемә итү җайланмасын бик кирәк, дип саныйм, чөнки татар һәм сирәк телләрне белергә һәм өйрәнергз өйрәтә. Яшь кешеләрне укуга омтылырга өнди. Мин бу җайланма бик теләп кулланыр идем.

Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз