Header 530x226

Семинар Oxford Tatar Living Dictionary 2018

Дуслар, сезгә «Татар интерактив сүзлеге» лекциясеннән  фоторепортажны тәкъдим итәбез
Кызыксынып карагыз һәм безнең проектларга кушылыгыз!


30 нче октябрьдә, Казан федераль университетында, Филология һәм Халыкара Багланышлар Институтының базасында инглиз теле укытучылар өчен семинар уздырылды.
25 укытучы, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама мәктәпләреннән семинарга җыелды. Күп сөйләштек, рус. инглиз, татар телендә дә фикер алыштык! Чын полилингваль мохитне торгызып күңелле мизгелләр яшәдек!


Семинарның баш темасы – Инглиз телен укыту процессында ике телле сүзлекләрдән файдалану, димәк Инглизчә-татарча һәм Татарча-инглизчә сүзлекләрне куллану.


Хөрмәтле укытучылар берничә кызык күзәтү әйтеп киңәшләштеләр.
Фәнгә тартылучы яшьләр, мавыктыргыч дәресләр,  буш вакыт файдалы итеп үткәрү турында сөйләшә-сөйләшә дуслаштык та)))

Хөрмәтле укытучылар, Сезгә Ф.Тямаевның җырын багышлыйм:

Тормыш итү җиңел тугел,
Тормыш куласа
Нишлэр идем яннарымда
Дуслар булмаса?
Көннәремдә нурлы кояш,төнемдә аем
Җилдә җилкән,көчле җилкән
Син ул,дускаем!

Дуслар була бу тормышта санаулы гына
Иң бәхетле кеше генә дуслардан уңа.
Чын дуслыкка корау сукмый,үзгәрми төсе,
Дусты булу,көчле булу нәкъ безнең төсле!

Дусларга. Фирдүс Тямаев, 2015

Әлеге мохитне тояр өчен түбәндәге фоторалны карамыйча калмагыз!


Кадерле хезмәттәшләрем минем, фикердәшләрем минем, элемтәдә булып торыгыз!
Татар Интерактив Сүзлеге белән бер дулкында булырга ашыгыгыз!


Сезне шатландырыр өчен һәрвакыт сәбәп бар!


Татар интерактив сүзлеге командасы, 2018


Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз