Selet 20tel 202019 20header

Сәләт Тел 2019. Оскфорд Татар Интерактив Сүзлеге. Презентация

18 нче июньдә,  агымдагы елда «Сәләт-Йолдызлы» лагере базасында беренче тапкыр аланында үткәрелгән Cәләт Тел җәйге сессиясенең кысаларында Оксфорд Глобаль телләре программасының презентациясе уздырылды. Ике йөз сәлкеш һәм әйдаманнар татар, рус, инглиз һәм чит телләрен өйрәнү әһәмияте турында сөйләштә.

Казан федераль университетының доценты Гөлшат Сафиуллина Оксфорд Татар интерактив сүзлеген турында сөйләп китте.
Сүзлекнең максаты – татар телендәге мәгълүматны цифрлы форматка күчерү, эчтәлекнең цифрлы форматта: веб-сайтларда, электрон кушымталарда һәм күптөрле җайланмаларда һәм хезмәт күрсәтү төрләрендә ачык булуы чарада катнашучыларны кызыксынды, яңа офыклары ачты.

Сәләт Тел Сессиянең Директорына, Алсу Апа Ганеевага һәм аның Йолдызлы әйламаннарына Программадан зур рәхмәт!!!  

Быел Сәләт Тел сессиясендә Кытай, Корея, Алман, Француз, Гарәп, Төрек, Испан, Татар телләрен дус, тату, иҗади атмосферада өйрәнә алдыдар. Инглиз теле дүрт төркемдә, дүрт дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган иде.
“Чит телләр белү миңа кирәк булачакмы?”, “Кайсы чит тел өйрәним?” сорауларына җавапларын табып, сәлкешләр, бирелеп, бөтен дәрте белән чит телләрен өйрәнүгә тотындылар һәм зур уңышка ирештеләр. Соңгы көне сәхнәдән укытучыларына чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Өйрәнгән чит телдә...

Шәп сәлкешләр! Сез Селәтле бит!!!

Сез дә чит телләрне өйрәнмичә калмагыз, Белем – үзе бер бәхәт!
Барыгызга кайнар Сәлам, дуслар! Уңышлар Сезгә!

Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз