ӘГЪЗАЛАР ӨЧЕН КАГЫЙДӘЛӘР

Оксфорд сүзлекләренә рәхим итегез. Сез монда цифрлы тел чыганакларын төзүгә үз өлешегезне кертә, тел яратучы иптәшләрегез белән карашыгызны һәм фикерегезне уртаклаша һәм сорауларыгызга җаваплар таба аласыз.


Оксфорд сүзлекләре турында
Туган телегез өчен тере сүзлек төзүдә катнашып, яңа язмалар һәм тәрҗемәләр өстәргә тәкъдим итәбез. Монда сез сүзләр һәм тәрҗемәләр турында сораулар, ә нәшер ителгән сорауларга җавап бирә аласыз. Тел һәм сүзләр турында карашларыгыз белән уртаклаша һәм башкаларның фикерләрен сорый аласыз.

Тел Менеджеры – ул берләшмә идарәчесе һәм сезнең контактыгыз ул. Алар монда тел чыганакларын үстерүдә ярдәм итә һәм биредә чагылдырылган барлык язма һәм аңлатмаларның кагыйдәләргә туры килүен тәэмин итә.

Игътибар итегез! Оксфорд сүзлекләре сайтының гомуми өлешендәге эчтәлек һәм сервислар белән бәйле сорауларга Тел Менеджеры җавап бирә алмаячак. Әгәр сездә Оксфорд Сүзлекләре продукты яки аңа язылу турында сорауларыгыз булса, яисә безнең берәр сүзлек мәкаләләре турында сорарга теләсәгез, Ярдәм битләренә мөрәҗәгать итегез. (игътибар итегез: әлеге эчтәлек инглиз телендә).


Әлеге веб-сайтны oxforddictionaries.com сайтында кулланып (“Веб-сайт”), сез бу Кагыйдәләрне үтәргә, шулай ук безнең Хосусыйлык Сәясәте һәм Хокукый мәгълүмат тәгълиматлары белән килешүегезне белдерәсез. Анда мәгълүматны саклау турында гомуми шартлар күрсәтелгән, кулланучылар ярдәмендә төзелгән төрле материалларны Оксфорд Университеты Нәшриятының куллану хокуклары, һәм бу сайтны гадел куллану кагыйдәләре билгеләнгән. Әгәр сезгә әлеге документ башка телдә кирәк булса, безнең белән элемтәгә керегез.


Тәртибе
Без барлык кешеләрнең дә бу эшкә үз өлешен кертүләрен сәламлибез. Алда күрсәтелгән очраклар веб-сайтта бернинди хәбәр, аңлатма һәм яңалык формасында да кабул ителми:

  • Башка әгъзалар яки веб-сайтка керүчеләргә карата (аларның субдоменнары белән) нинди дә булса агрессивлык белдерү яки аларны мыскыл итү.
  • Әдәпсез яки кимсетүгә юнәлгән телдә сөйләшү (шундый телгә кагылган фәнни әңгәмә контекстыннан тыш).
  • Коммерция белән бәйле төрле язмалар, продукт һәм хезмәткә реклама ясау, аны сату (әгәр дә бу тәкъдим башка әгъзадан махсус соралмаган булса).
  • Трольләү (ачулы җавап алуга яки кемнедер кәефсезләндерүгә юнәлтелгән мыскыллы һәм провокацияле онлайн язма).
  • Тел һәм сүзләр белән бәйле булмаган темалар.
  • Законсыз, куркытуга юнәлгән, бәйләнчек, мыскыллый яки яный торган, оятсыз, әдәпсез, яла ягу һәм алдауга нигезләнгән, җенси мөнәсәбәтләр турында ачыктан-ачык яки график тасвирлау аша хәбәр итүче (башка шәхескә яисә кешеләр төркеменә  каршы юнәлтелгән явыз, усал табигатьле сүгенү сүзләрне кулланып), башка берәүнең шәхси тормышына кагыла торган яки аны күрә алмауга нигезләнгән материаллар.
  • Җинаятькә этәрә яки гражданлык җаваплылыгы мәсьәләсен күтәрә торган материаллар.
  • Вирус, шпионлык, яки башка зарарлы матдә, төрле типтагы реклама, ялган яки ялгыш карашка илтүче чыганак күрсәтмәләре.
  • Дөрес булмавы алдан ук билгеле булган мәгълүмат.
  • Башта хуҗасыннан рөхсәт алмыйча, интеллектуаль, проприетар яки авторлык хокуклары бозып урнаштырылган материал.
  • Сезнең аңлатмалар арасында үзегез яки башка кешеләр турында нинди дә булса шәхси, проприетар яки конфиденциаль мәгълүмат.

Модерация
Веб-сайтта әлеге тәкъдимнәргә каршы килүче барлык хәбәрләрне күзәтеп бару хокукын үзебезгә алабыз; нәтиҗәдә, кайбер язмалар бастыру алдыннан тикшерүгә җибәрелергә мөмкин. Шуңа күрә сайтта басмаларның бераз соңрак барлыкка килү ихтималы бар.
Әлеге тәкъдимнәргә игътибар итмәгән барлык кулланучыларның аккаунтларын без бернинди кисәтүсез юк итә алабыз, ә аларның элекке хәбәр һәм кертемнәрен бетерү хокукын үзебездә калдырабыз.

Төгәллек һәм намуслык

Профильдә үзегезне чынбарлыкка туры китереп теркәвегезне сорыйбыз. Җаваплылык һәм үтә күренмәлек сәбәпләрен истә тотып. Оксфорд сүзлекләренең сәясәте буенча кулланучылар үзара аралашуда үзләренең чын исемнәрен куллана.
Кулланучылар җибәргән мәгълүмат башта "кулланучыларның керткән өлеше" буларак күренәчәк, шуннан соң Оксфорд Сүзлекләренең башка кулланучылары яки OУН ның үзе тарафыннан расланачак.