Рәсми белдерү

Әлеге конфиденциальлек сәясәте oxforddictionaries.com ("Веб-сайт") сайты һәм аның субдоменнарына кагыла һәм сезнең бу веб-сайтны һәм аның субдоменнарын куллану тәртипләрен билгели. Сайтны куллануыгыз белән сез монда язылган кагыйдәләр белән ризалашасыз.

Сайтның кайбер өлешләренә сез аккаунтны теркәмичә яки Оксфорд Университеты Нәшриятына ("ОУН", "без", "безгә", "безне" яки "безнең")  үзегез турында мәгълүмат бирмичә дә керә аласыз.

Сайттагы мәгълүматның тулы яки төгәл булмавы, искерүе, техник яки типографик хаталарның очравы аркасында ОУН үзе теләгәнчә веб-сайтны яңарта ала. Мондый мәгълүмат сезгә хәбәр ителмичә үзгәртелергә мөмкин.

Бу язмага үзгәртүләр кертү хокукын без үзебездә калдырабыз. Әлеге хокукый мәгълүматка кертеләчәк үзгәрешләр әлеге биттә урын алачак һәм сезнең электрон почтагызга хәбәр җибәреләчәк. Веб-сайтның аерым битләрендә урнашкан хокукый мәгълүмат яки шартлар бу хокукый мәгълүматка караганда өстенрәк булып исәпләнергә мөмкин.


Кулланучы исемнәре һәм серсүзләр

Әлеге веб-сайтта теркәлеп, үзегезнең кулланучы исемегезне һәм серсүзегезне билгеләү белән, сез бу кулланучы исемегезне һәм/яки серсүзегезне беркемгә дә бирмәскә тиешлек шарты белән килешәсез. Әгәр сезнең кулланучы исемегез һәм/яки серсүзегез башкаларга ачыла калса, димәк, сез шундук бу хакта безгә хәбәр итәргә тиешлегегез белән килешәсез. Моннан соң ОУН кирәкле куркынычсызлык чараларын күрәчәк һәм сезгә яңа кулланучы исеме белән башка серсүз тапшырачак.


Сайтның эчтәлеген куллану

Сезгә сайтта рөхсәт ителгән гамәлләр:

  1. Сайт эчтәлегенең өлешләрен эзләү, күрү, кабул итү һәм күрсәтү;
  2. Сайт эчтәлегенең өлешләрен электрон формада компьютерыгызга саклау;
  3. Сайт эчтәлегенең өлешләрен бер данәдә бастырып алу

Веб-сайтның аерым битләрендә күрсәтелгән чикләүләргә һәрвакыт мөрәҗәгать итегез. Веб-сайтта күрсәтелгән авторлык хокуклары, идентификацияләүнең башка төрләре турындагы язмаларны бетерү яки үзгәртү рөхсәт ителми. Шулай ук, законда яки ОУН кагыйдәләрендә каралган очраклардан тыш, чикләнгән эчтәлекнең копияләрен систематик рәвештә эшләү дә тыела. Материалларның теләсә кайсы өлешен интернетта таратырга яки аларны акча эшләү өчен кулланырга ярамый.

Әгәр сез безнең яңалыкларга язылган булсагыз, ул материалны бары тик коммерция белән бәйле булмаган очракларда гына куллана аласыз. Сезгә рөхсәт ителмәгән гамәлләр:

  1. сезгә җибәрелгән материалдагы авторлык хокуклары яки башка төр идентификацияләү билгеләрен бетерү яки үзгәртү;
  2. законда яки ОУН кагыйдәләрендә каралган очраклардан тыш чикләнгән эчтәлекнең копияләрен систематик рәвештә эшләү;
  3. материалларның теләсә кайсы өлешен интернетта тарату яки күрсәтү;
  4.  кемгә булса да материалларны күрсәтү яки тапшыру;
  5.  материалның теләсә кайсы өлешен акча эшләү өчен файдалану.


Интеллектуаль милек хокуклары

Веб-сайтта барлык интеллектуаль милек хокуклары безнең һәм безнең лицензиарлар кулында. Веб-сайт үзе һәм андагы материаллар бөтен дөньядагы интеллектуаль милек хокуклары (шул исәптән авторлык хокуклары, сәүдә тамгалары) кануннары тарафыннан яклана. Бернинди материал да безнең язма рөхсәттән башка копия ясау, үзгәртү, нәшер итү, трансляцияләү яки башка юл белән таратыла алмый. Оксфорд Университеты Нәшрияты, ОУН, Оксфорд һәм/яки башка продукт яки сервис исемнәре барысы да Оксфорд Университеты Нәшриятының сәүдә тамгалары яки теркәлгән сәүдә тамгалары булып торалар.

Веб-сайтта күренгән һәр иллюстрациянең авторлык хокуклары иясе «Рәсем турында мәгълүмат» тәрәзәсендә күрсәтелә. Бөтен хокуклар да сакланган. Веб-сайттагы бернинди иллюстрациянең дә копиясен ясау, үзгәртү, нәшер итү яки трансляция ясау рөхсәт ителми.

Сылтамалар

Веб-сайтта урнаштырылган башка сайтларга сылтамалар тәртипле куллану һәм мәгълүмат өчен бирелә. Ул сайтлардагы материалларның эчтәлегенә бәйле җаваплылыктан ОУН баш тарта. Шуның белән бергә сезнең ул сайтлардагы материалларны һәм/яки сервисларны куллануыгызның нәтиҗәләре өчен ОУН җавап бирми. Аларда мөмкин булган вируслар, трояннар һәм башка шундый нәрсәләрдән сез үзегез сакланырга тиеш буласыз.

Сервиска керү

Без веб-сайтның эшчәнлеген гадәттә көненә 24 сәгать буена тәшкил итәргә тырышсак та, кайбер очракларда аның билгеле бер вакыт аралыгында эшләмәве өчен без җавап бирә алмыйбыз.

Сайтка керү мөмкинлеге вакытлыча ватылу, ремонт ясау яки безгә бәйле булмаган башка сәбәпләр аркасында эшләмәскә мөмкин.


Автор хокукларын бозу турында шикаятьләр

ОУН интеллектуаль милек хокукларын яклауны хөрмәт итә һәм бу мәсьәләгә бик җитди карый. Әгәр бу сайттагы эчтәлек сезнең автор хокукларыгызны боза торап булса, һәм сез аны алырга телисез икән, безгә язма рәвештә  электрон почтабызга яисә почта аша белдерү хаты җибәрегез. Әлеге белдерү хатында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

(i) автор хокуклары иясенең физик яисә электрон имзасы, яисә автор хокуклары иясе исеменнән кул куярга вәкаләтле затның имзасы.

(ii) якланган автор хокуклары, сезнең раславыгыз буенча, бозылган булса, әсәрне идентификацияләргә кирәк, яки, әгәр бер вейбсайтта автор хокуклары якланган берничә хезмәт урныштырылган булса, аларның исемлеген һәм аларны бер хәбәрләмәгә туплап җибәрергә кирәк.

(iii) Сезнең раславыгыз буенча, боза торган (бозу объекты булган) материалны идентификацияләргә кирәк, ә бу, үз чиратында, ОУН өчен әлеге материалны идентификацияләргә һәм табарга нигез булып тора.

(iv) Адресыгызны, телефон номерыгызны, сезнең белән элемтәгә керү өчен, мөмкин булса, электрон почтагызны да җибәрегез.

(v) Әлеге материалны шикаять бирерлек итеп куллану авторлык хокуклары иясе, аның агенты яки закон тарафыннан тыелганлыгы турында төгәл хәбәрдәр булуыгыз хакында раслама язып җибәрегез.

(vi) Хәбәрләмәдәге мәгълүматның төгәл булуын һәм үзегезнең ялган шаһитлык итүегез өчен җәза алу куркынычы астында, сезнең раславыгызча, бозылган хокук иясе исеменнән вәкаләтле булып, эш итүегез турында раслама язып җибәрегез.

Әлеге белдерү безнең DMCA агентыбызга җибәрегез

Электрон почтасына: dmca@oup.com
Почта аша: Legal Department
Oxford University Press
Great Clarendon Street
Oxford
OX2 6DP
United Kingdom


Кулланучы төзегән контент

Веб-сайтыбызның кайбер өлешләре кулланучыларыбызга үз контентларын урнаштыру мөмкинлеген бирә. Кулланучылар урнаштырган контент ОУН карашлары белән туры килә дигәнне аңлатмый. Веб-сайтыбызга контент урнаштыруыгыз - сез безнең Кагыйдәләр белән килешәсез, дигән сүз. Сез бу контентка бәйле барлык хокукларның сездә булуын раслыйсыз, бу материалның техник яктан зыянсыз булуында (компьютер вируслары, логик бомбалар, трояннар, бозылган мәгълүмат һ.б.) ышандырасыз.

ОУН, кулланучылар тарафыннан урнаштырылган теләсә кайсы контентны тикшереп, Кагыйдәләр белән туры килмәгән очракларда аны бетерү хокукын үзендә калдыра. ОУН кулланучылар урнаштырган материал өчен җавап бирми. Без шулай ук закон таләп иткән очракларда сезне идентификацияли торган мәгълүматны тәртип саклау оешмаларына, яисә интеллектуаль милек хокуклары бозылу очракларында өченче якларга да ачарга мөмкинбез.


ОУНның кулланучы урнаштырган контентны кулланырга хокукы

Сез веб-сайтка урнаштырган теләсә кайсы материал хосусый яки серле түгел дип исәпләнә. ОУН сезгә бу веб-сайтны әлеге Хокукый Мәгълүмат (югарыдагы Сайтның эчтәлеген куллану бүлеген кара) кысаларында кулланырга рөхсәт итә. Сез ОУН га урнаштырган мәгълүматыгызны төрлечә куллану (үзгәртү, нәшер итү, анализлау, күрсәтү, файдалану) өчен түләүсез, дөньякүләм, башкаларга тапшырыла ала торган, эксклюзив булмаган лицензия бирәсез. Сез урнаштырган материалыгызга карата барлык мораль хокуклардан баш тартасыз, хәтта аның авторы булып билгеләнүдән дә. Без сезгә ышана мөмкинбез, ләкин сез безнең моны эшләргә тиеш түгеллегебез белән килешәсез.


Модерация

Веб-сайттагы барлык язмаларны карап бару хокукын без үзебездә калдырабыз. Без аны кануннар яки Кагыйдәләр белән туры килмәгән очракларны билгеләү өчен башкарабыз. Моның нәтиҗәсе буларак, кайбер язмалар, нәшер ителгәнче, модерациягә җибәрелергә мөмкин, һәм аларның сайтта барлыкка килүе бераз соңарачак.


Туктатып тору һәм тәмамлау

Сезнең веб-сайтны куллануыгыз нәтиҗәсендә нинди дә булса кануннар яки Кагыйдәләр бозылса, без аны ачыклаячакбыз. Әгәр бу хәл урын ала калса, без моңа карата төрле чаралар күрәчәкбез, мәсәлән, алдан хәбәр итмичә кулланучының аккаунтын туктатып тору яки тәмамлау һәм хәтта аның әүвәлге язмаларын һәм керткән өлешен бетерү.

Канун яки Кагыйдәләрне бозуыгыз сезне бу сайтны куллана алу мөмкинлегегездән шундук мәхрүм итәргә мөмкин.


Сайтларның глобаль табигате

Сез сайтның глобаль табигатькә ия булуын аңлыйсыз һәм шуңа күрә аны үзегезнең илегездәге кануннарга буйсынып кулланачагыгыз белән килешәсез. 

Безнең тарафтан Веб-сайтта урнаштырыла торган мәгълүмат арасында сезнең илдә булмаган сервис яки продуктларга сылтамалар да урын алырга мөмкин. Мондый сылтамалар безнең әлеге продукт яки сервисларны сезнең илдә дә эшләтеп җибәрергә ниятебез бар дигәнне аңлатмый.


Тел

Бу конфиденциальлек сәясәте инглиз телендә төзелде. Әгәр бу конфиденциальлек сәясәте башка телгә тәрҗемә ителсә, инглиз телендәге версия өстен булып кала.


Ил законнары

Әлеге конфиденциальлек сәясәте Англия һәм Уэльс законнары һәм судлары таләпләренә буйсыначак.


Патентланган статус турында язма

Oxforddictionaries.com һәм аның субдоменнарындагы язмалар сәүдә тамгаларын яки рәсмиләштерелгән сәүдә брендына ия булуны аңлатучы (патентланган статуслы) сүзләрне үз эченә алырга мөмкин. Мондый сүзләрнең кулланылышы аларның патентланмаган яки гомуми әһәмияткә ия булулары белән бәйле хокукый статуслары турындагы карарларның булуына ишарә итми. Мөхәррирләребез кайбер сүзләрне патентланган статуска ия дип исәпләсә, язмада бу махсус күрсәтелә.


Oxford Dictionaries блог язмаларындагы карашлар һәм башка мәгълүмат, аларның Оксфорд Университеты Нәшрияты карашы яки позициясе белән туры килүенә дәлил була алмый.